Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама районындагы авылда беренче ишегалды ремонтланды

Эшләр «Безнең ишегалды» программасы буенча үткәрелде.

Түбән Кама районы Афанас авылының Юбилей урамындагы 7 нче йорт ишегалдында ремонт эшләре төгәлләнде. Ремонт «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарылган.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роман Булатов дүшәмбе көнне планеркада хәбәр иткәнчә, ишегалдында тротуарлар ясалган, юллар киңәйтелгән һәм ремонтланган, урамнарны яктырту баганалары куелган. Тиздән анда кече архитектура формалары урнаштырылачак һәм территорияне төзекләндерү тәмамланачак.

2025 елда Түбән Кама районында «Безнең ишегалды» программасы буенча барлыгы 53 ишегалды төзекләндереләчәк, шуларның 44е — Түбән Камада.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев