Түбән Кама районында «Мәк-2025» оператив-профилактик операциясенең өченче этабы узачак
Полиция хезмәткәрләре тыелган үсемлекләрнең үскән урыннары һәм наркотиклар белән бәйле хокукка каршы эшчәнлек фактлары турында булган мәгълүматны хәбәр итәргә чакыра.
Түбән Кама районында «Мәк-2025» оператив-профилактик операциясенең өченче этабы узачак.
9-18 сентябрьдә наркотиклы үсемлекләрнең законсыз чәчүлекләрен ачыклау һәм юкка чыгаруга, шулай ук наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне булдырмауга юнәлдерелгән профилактик чара үткәрелә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре тыелган үсемлекләрнең үскән урыннары һәм наркотиклар белән бәйле хокукка каршы эшчәнлек фактлары турында булган мәгълүматны хәбәр итәргә чакыра. Мәгълүматны 8(8555) 49-25-01 яки 102 телефоннары буенча хәбәр итәргә була. Анонимлык гарантияләнә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев