Түбән Кама районында Кызыл китапка кертелгән челәннәрне саклау өчен тыюлык булдырылды
Тыюлык территориясендә катгый сак режимы кертелә.
Түбән Кама районында төбәк әһәмиятендәге яңа дәүләт табигать тыюлыгы — «Зур ак челәннең оя кору урыны» булдырылды. Аны оештыру турындагы карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Картадан күренгәнчә, тыюлык Усть-Чишмә култыгы тирәсендәге 2,1 мең гектардан артык мәйданны үз эченә ала. Ул Татарстанның Кызыл китабына кертелгән зур ак челәннең яшәү урыннарын саклап калуны максат итеп куя.
Тыюлык шулай ук мөһим табигать резерваты булачак: биредә республиканың Кызыл китабына кертелгән ак төнбоек һәм аккош (лебедь-шипун), шулай ук Россиянең Кызыл китабына кертелгән бөркет (орлан-белохвост) һәм соры казны очратырга була.
Тыюлык территориясендә катгый сак режимы кертелә. Табигый комплексларга зыян китерергә сәләтле теләсә нинди гамәлләр тыела. Хокук бозулар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев