Түбән Кама районында Корбан бәйрәмендә корбан чалу өчен ике урын билгеләнгән
Быел Корбан бәйрәме 6 июньдә билгеләп үтелә.
Түбән Кама районында Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалуның ике рәсми урыны булачак. Аларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте атады.
Иске Чишмә авылы һәм Кама Аланы бистәсе мәчетләре янында корбан чалу өчен махсус урыннар оештырылачак, дип хәбәр итә «Бизнес Онлайн».
Быел Корбан бәйрәме 6 июньдә билгеләп үтелә, корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башлана һәм 3 көн дәвам итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев