Түбән Кама районында җиде бала алкоголь белән агуланган
Чаллыда — 6, Казанда — 5.
Ел башыннан Татарстанда алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән агулануның 193 очрагы теркәлгән.
Агуланучыларның төп өлеше — 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр (88%), дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе.
Балигъ булмаганнар арасында да агулану очраклары бар. Түбән Кама районында 7 очрак теркәлгән, Чаллыда — 6, Казанда — 5.
Зыян күрүчеләрнең төп өлешен эшсезләр (28,5%), пенсионерлар (12%), мәктәп укучылары (8,3%) тәшкил итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев