Түбән Кама районында язын коры үлән януның 59 очрагы теркәлгән
Бу — Татарстан буенча иң зур күрсәткеч.
Түбән Кама районында 25 апрельгә корыган агачлар, чүп-чар һ.б. януның 59 очрагы теркәлгән. Бу — Татарстан буенча иң зур күрсәткеч. Икенче һәм өченче урыннарда Казан (56) һәм Чаллы (41).
Бу хакта кичә янгынга каршы махсус режимга багышланган матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.
Республикада коры үлән, чүп-чар һ.б. януга бәйле барлыгы 442 янгын теркәлгән, бу күрсәтелгән чорда янгыннарның гомуми саныннан 33,5 процент тәшкил иткән һәм узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3 мәртәбә күбрәк (152). Янгыннарның гомуми мәйданы 14 гектардан артык.
Быел утның коры үләннән корылмаларга күчүе белән бәйле ике янгын булган. Аларның берсе Казанда, икенчесе Түбән Кама районында теркәлгән. 16 апрельдә көндезге сәгать 14тә билгесез кешенең ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсендә Мамадыш районының Яңа Кама Аръягы авылы белән Түбән Кама районының Березовая Грива авылы арасындагы ачык территориядә коры үләнгә ут каба, ул «Садовод-НК» бакча ширкәте территориясенә күчә. Янгын нәтиҗәсендә ике бакча йорты юк ителгән.
Янгынның гомуми мәйданы 30 мең кв. метр тәшкил итә. Зыян ачыклана, хәзерге вакытта процессуаль тикшерү үткәрелә.
Фото: Максим Трущинның докладыннан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев