Түбән Кама районында язгы кыр эшләре башланды
Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә.
Түбән Кама районында язгы кыр эшләре башланды. Кырларга беренче булып күпьеллык үләннәрне тукландыруга «Прикамский» РПК хезмәткәрләре чыкты, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.
Быел игенчеләргә 7 мең гектардан артык күпьеллык үләннәрне һәм 9,5 мең гектар көзге культураларны тукландырырга кирәк булачак. 35 мең гектар мәйданда сабан чәчү планлаштырыла, шулардан 20 мең гектардан артыгы — бөртеклеләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев