Түбән Кама районында Чишмә елгасы аша күпердә капиталь ремонт бара
Подрядчикка күперне җәй ахырына кадәр яңартып бетерү бурычы куелды.
Түбән Кама районында Чишмә елгасы аша күпердә капиталь ремонт бара. Объектта хәзер, 30 июньдә, эшчеләр эшли, хәрәкәт ябылган.
Күперне ремонт өчен июньнең беренче декадасында яптылар. Башта полосалар буенча юлны ябу планлаштырылган иде, ләкин эшне тизләтү һәм тоткарлыклар тудырмау өчен хәрәкәтне тулысынча ябарга карар кылынды.
Подрядчикка күперне җәй ахырына кадәр яңартып бетерү бурычы куелды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев