Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районында быелның ун аенда янгыннар саны 35 процентка кимегән

Һәлак булучылар юк.

Янгыннар азайды, һәлак булучылар юк. «Эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Рамил Насыйбуллин узган ун айга кыскача нәтиҗә ясады.

Докладтан күренгәнчә, Түбән Кама муниципаль районында янгыннар саны быелның ун аенда узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 35 процентка кимегән.

Насыйбуллин сүзләренчә, шәһәрдә янгыннар саны артык үзгәрмәсә дә (2024 елда — 107, 2023 елда — 106 янгын), районда бу күрсәткечнең кимүе шактый сизелә — 2023 елның ун ае эчендә 210 янгын чыккан, 2024 елның ун аенда — 97 янгын теркәлгән.

2024 елның 10 аенда һәлак булучылар юк. Узган ел гыйнвардан ноябрьгә кадәр янгыннарда биш кеше һәлак булган. 8 кеше төрле җәрәхәтләр алган (узган елның шушы чорында — 4 кеше). Салкыннар башлану белән янгыннар саны арта. Ноябрьдә 10 янгын чыккан, шуларның өчесе — шәһәрдә һәм җидесе — районда.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев