Түбән Кама районы Якутиядә федераль Сабантуйда татар традицияләрен тәкъдим итәчәк
Милли бәйрәм 14 июньдә үтәчәк.
Түбән Кама районы 14 июньдә Саха Республикасында узачак федераль Сабантуйда татар традицияләрен тәкъдим итәчәк.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев сөйләвенчә, бәйрәмгә әзерлек кысаларында Түбән Кама вәкилләре оештыру комитеты белән бергә Сабантуй уздырыла торган урында булган һәм «Якутск шәһәре» шәһәр округы башлыгы Евгений Григорьев белән киңәшмәдә оештыру мәсьәләләре турында фикер алышкан.
Шулай ук Саха Республикасы хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Местников белән очрашу булды, анда чараны әзерләү һәм уздыру нечкәлекләре турында фикер алыштылар.
«Саха Республикасы (Якутия) хөкүмәтенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Вакыйга югары дәрәҗәдә узар дип ышанабыз», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев