Түбән Кама МХО зонасына 40 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрде
Түбән Камадан МХО зонасына гуманитар ярдәм белән ике фура китте.
Волонтерлар, меценатлар, эшмәкәрләр, район администрациясе көче белән, шулай ук НТР 24 телемарафоны ярдәмендә 40 тоннадан артык йөк җыелды: алгы сызыкта кирәкле барлык әйберләр — медикаментлар һәм азык-төлектән алып, транспорт һәм төзелеш материалларына кадәр.
«Махсус операция урынындагы егетләргә бу әйберләрне сатып алуда ярдәм иткәннәре өчен халкыбызга рәхмәт белдерәсем килә. Ярдәм җыю дәвам итә, хәзер акча җыячакбыз һәм егетләргә кирәкле җиһазлар сатып алачакбыз», — дип сөйләде «Армия туганлыгы» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Олег Захаров.
Гуманитар йөк «МХО ветераннары берлеге» командасы тарафыннан формалаштырылган. Ай саен волонтерлар сугышчыларның теләкләрен исәпкә алып, зур ярдәм партиясе җибәреп тора.
«Нибары бер атна элек мин МХО зонасыннан кайттым. Без анда сугышчылар өчен махсус гуманитар йөк һәм машина алып бардык. Егетләр маскировка челтәрләрен сорыйлар, чөнки бу иң чыгымлы материал. Ул башка позициягә күченгәндә, яңа блиндажлар урнаштырганда кирәк», — дип аңлатты «МХО ветераннары берлеге» гуманитар пункты җитәкчесе Мария Кахраман.
Шәһәрнең башка гуманитар пунктлары да зур өлеш кертүен дәвам итә. Әйтик, волонтерлар Курсктан Херсонга кадәр фронт линияләренә ярдәм җибәрә, ирекле бүлекчәләргә, контрактчыларга һәм мобилизацияләнгән полкларга ярдәм күрсәтә. Уртак тырышлык белән Түбән Кама муниципаль районы 40 тоннадан артык гуманитарка җыйды.
«Айга бер тапкыр бездә ким дигәндә бер фура китә, бу айда гомумән өч фура булачак. Даими нигездә логистика, китерү җайга салынган», — дип билгеләп үтте «Донбасс иреклеләре берлеге» рәисе урынбасары Олег Есипов.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев