Түбән Кама мэры узып баручы елга нәтиҗәләр ясады
2024 ел Түбән Кама өчен гади булмаса да, нәтиҗәле булды.
Дүшәмбе, 23 декабрьдә, администрациядә Түбән Кама мэры Рамил Муллин катнашында җитәкчеләрнең йомгаклау киңәшмәсе узды. Чара концерт номерлары белән тантаналы мохитта узды, шәһәр башкарма комитеты һәм администрациясе хезмәткәрләре кергән ансамбль дә җыр әзерләгән иде.
Биредә үк мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы, транспорт һ.б. өлкәләрдә билгеле бер уңышларга ирешкән шәһәр халкына мэрдан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шул ук чарада шәһәр мэры ел нәтиҗәләрен ясады. 2024 ел Түбән Кама өчен гади булмаса да, нәтиҗәле булды. Проблемалар булган кебек, җиңүләр дә бар. Мәсәлән, бу 12 ай эчендә шәһәр инфраструктурасына төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан да, шәхси һәм бизнес-инвестицияләр хисабына да рекордлы 10 миллиард сум акча салынган. Бу сумма бөтен Түбән Кама районының еллык бюджетына тигез.
Шулай ук шәһәр һәм анда яшәүчеләр гуманитар эштә үзләрен яхшы яктан күрсәтте. СВО зонасына һәм зыян күргән төбәкләргә бик күп ярдәм җибәрелде. Ә хәзер шәһәр актив һәм максатчан рәвештә үзенең 60 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә, ул 2026 елда булачак. Бу датага күп санлы инфраструктура проектлары гамәлгә ашырылачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев