Түбән Кама мәгариф идарсәендә БДИ буенча нәтиҗә ясадылар
Дәүләт йомгаклау аттестациясендә 4122 чыгарылыш укучысы катнашты.
Быел мәктәп укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе 21 майдан 4 июльгә кадәр барды, вакытында тапшыра алмаучылар өчен өстәмә чор сентябрьнең 4 ендә башланып 23 ендә генә тәмамланды.
Дәүләт йомгаклау аттестациясендә 4122 чыгарылыш укучысы катнашты (шуларның 887 се — 11 нче сыйныфны, 3235е — 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар), имтихан бирү өчен 19 пункт оештырылган иде.
11 сыйныфны тәмамлаучыларның күбесе БДИ буларак җәмгыять белемен (31,8 процент) һәм информатиканы (22,66 процент) сайлаган. Табигый-фәнни юнәлештәге фәннәрне сайлап алган 11 сыйныфны тәмамлаучылар саны узган ел белән чагыштырганда артты: химия буенча — 16,67% тан 18,16% ка, физика буенча — 14,87% тан 15,56% ка, биология буенча — 19,66% тан 19,96% ка.
9 сыйныфны тәмамлаучылар исә география фәненә өстенлек бирәләр, аны 56,6 процент укучы тапшырды, бераз азрак информатика — 52,25 процент. Татар телен тапшыручы тугызынчы сыйныф укучылары саны артты (164 тән 253 укучыга кадәр). Шуны әйтергә кирәк, үткән уку елында 35 нче лицей һәм 32 нче гимназиянең 11нче сыйныфны тәмамлаучы 3 укучысы татар теленнән бердәм республика имтиханы тапшырды. Укучылар укытучылары белән бергә туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов кулыннан Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк алдылар.
Узган уку елының БДИ нәтиҗәләре белән чагыштырганда математика, информатика, биология буенча уртача балл күрсәткечләре яхшырды.
Химия, информатика, биология, тарих буенча 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары саны артты.
Быел БДИда 13 чыгарылыш укучысы 100 балл алды: 6 чыгарылыш укучысы — рус әдәбиятыннан, 4 чыгарылыш укучысы — химия буенча, берәр укучысы — география, информатика, инглиз теленнән. 100 балл җыючыларның күбесе 35 нче лицейны (5 кеше) тәмамлаучылар.
Чыннан да, имтиханнарны уңышлы бирер өчен барлык укучыларга тырышып укырга, сынауларга төпле итеп әзерләнергә кирәк.
Айзирәк Рамазанова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев