Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама лицее укучылары «Юнармия» сафларына керү өчен ант кабул итте

Бүгенге көндә Түбән Кама районында һәр белем бирү оешмасы базасында «Яшь Армия» («Юнармия») отрядлары төзелгән.


Түбән Камада 14 нче лицей укучылары «Юнармия» сафларына керде һәм ант кабул итте.

Укучылар Ватанга тугрылыклы булырга ант иттеләр, көчсезләрне якларга, геройларны искә алырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, укуда һәм спортта җиңүләргә омтылырга вәгъдә бирделәр.

Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте 2016 елда оештырылган иде. Хәрәкәтнең максаты — үсеп килүче буында география, Россия һәм аның халыклары тарихы белән кызыксыну уяту.

Бүгенге көндә Түбән Кама районында һәр белем бирү оешмасы базасында «Яшь Армия» («Юнармия») отрядлары төзелгән. Аларда гомумән алганда 3,3 меңнән артык укучы шөгыльләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев