Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама коммуналь предприятиесе техниканы кышка әзерли

Түбән Кама урамнарын һәм юлларын җыештыруга быел барлыгы 105 берәмлек техника җибәреләчәк.

Түбән Каманың «Комплекслы төзекләндерү предприятиесе» хезмәткәрләре кышка әзерләнә башлады. Хәзер белгечләр җитешсезлекләрне ремонтлау белән шөгыльләнә.

Ике яңа техника: йөк төягеч һәм катнаш юл машинасы беренче тапкыр Түбән Кама юлларына чыгарга әзерләнә. Республикадан мондый бүләкне шәһәр «Татлизинг» программасы кысаларында алды. Кар җыя торган башка машиналар да сафка басарга әзерләнә. Кышкы сезон башланганчы барлык транспорт тиешле хәлгә китерелергә тиеш.

Сезонга әзерлек — ел да кабатлана торган эш, икенче мәсьәлә — кадрлар кытлыгы. Хәзер комплекслы төзекләндерү предприятиесе механизаторларга һәм КАМАЗ йөртүчеләргә мохтаҗ.

«Без механизаторларга хезмәт хакын арттырдык. Табигатьнең начар һава торышы юк — кышка җәйдән әзерләнергә кирәк, моның өчен бездә барлык ресурслар тупланган», — дип ышандырды Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев.

Түбән Кама урамнарын һәм юлларын җыештыруга быел барлыгы 105 берәмлек техника җибәреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев