Түбән Кама — Колмакчы автобус маршруты көн саен йөри торган итеп үзгәртелде
Элек автобус бу маршрут буенча дүшәмбе, чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә йөри иде.
Түбән Кама — Колмакчы маршруты буенча баручы шәһәр яны автобусының хәрәкәт графигы киңәйтелде.
Әгәр элек автобус бу маршрут буенча дүшәмбе, чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә йөргән булса, хәзер ул көн саен йөри. Бу хакта «Түбән Кама ПАТП» диспетчерлык хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре аркасында Түбән Кама — Чистай трассасында Чишмә елгасы аша күпер буенча хәрәкәт вакытлыча туктатылу сәбәпле, июнь аеннан Түбән Кама — Колмакчы маршруты буенча автобус хәрәкәте схемасы үзгәрде: хәзер ул Кармалы, Елантау, Городище һәм Свердловец торак пунктларына керә. Түбән Камадагы автовокзалдан китү вакыты үзгәрмәгән.
Исегезгә төшерәбез, күпер буенча хәрәкәтне сентябрьдә торгызу планлаштырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев