Түбән Кама көллиятендә террорчылыкка каршы өйрәнүләр узды
Мондый чаралар уку йортларында куркынычсызлыкны арттыруга юнәлдерелгән.
Түбән Кама уку йортлары уку елы башлануга актив әзерләнә. Аларда эшләрнең күп өлеше башкарылган инде.
Кайбер мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча соңгы тикшерүләр уза. Мәсәлән, Түбән Кама күппрофильле көллиятендә инсценировка белән масштаблы өйрәнүләр үткәрделәр.
Легенда буенча, бинага корал тоткан егет кергән. Тревога төймәсе, сигнализация кабына, шулай ук уку аудиторияләрендә укытучылар студентлар өчен куркыныч янаган очракта үзләрен ничек тотарга кирәклеген күрсәттеләр. Һөҗүм итүчене махсус зарарсызландыру төркеме коралсызландырды, эвакуация үткәрелде.
Мондый чаралар уку йортларында куркынычсызлыкны арттыруга юнәлдерелгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев