Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Кама яшь армиячеләре МХО солдатлары өчен ярдәм тапшырды

Балалар атнага бер тапкыр сугышчылар өчен кирәкле әйберләрне җыярга тырышалар.

«Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары пунктыннан гуманитар йөк турыдан-туры фронтка даими нигездә җибәрелеп тора. Уртак эшкә Түбән Кама яшь армиячеләре дә үз өлешләрен кертә.

31 нче лицей яшь армиячеләре гуманитар ярдәм пунктына окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, тактик аптечкалар китерде. Балалар атнага бер тапкыр сугышчылар өчен кирәкле әйберләрне җыярга тырышалар.

Волонтерлар һәрвакыт алгы сызыктагы егетләр белән элемтәдә. Алардан заказлар кабул итәләр һәм ярдәм күрсәтәләр.

«Көз җитте, салкыннар башланды, безнең егетләргә дә күбрәк ярдәм кирәк: җылы кием, медикаментлар. Безнең егетләргә тылда ярдәм итү бик мөһим. Хәзер уку елы башланды, безгә мәктәпләр, уку йортлары, балалар бакчалары ярдәм итә башлады», — дип сөйләде «Игелекле йөрәкләр» — «Добрые сердца» волонтерлар төркеме җитәкчесе Лариса Орлова.

Җылы әйберләр, консервалар һәм хәтта коры душ ясау өчен тукымаларны (иске урын-җир булса да ярый) — болар һәм башка әйберләрне Химиклар проспекты, 72б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктында кабул итәчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев