Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тифлокомментарийлы спектакльләр

«Тифлос» — грекчадан сукыр дип тәрҗемә ителә.

Тифлокомментарий соңгы берничә елда гына кулланыла башлаган төшенчә. Ул күрмәүчеләргә сәнгать әсәрләрен визуаль «күрергә» ярдәм итү алымы. 

Тифлокомментарийны алдан махсус белемле тифлокомментатор әзерли һәм спектакль барышында актерларның репликалары арасындагы паузаларда сәхнә бизәлешен, геройларның тышкы кыяфәтләрен, костюмнарын, артистларның хәрәкәтләрен, мимикасын тасвирлый. 

Быел Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Алишер Усмановның «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының «Үзгә караш» («Особый взгляд») грант бәйгесендә катнашып, «Җиһаз» һәм «Старт» номинацияләрендә җиңеп чыкты! Оештыручылар белдерүенчә, конкурска бу Грантны оту теләге белән 50 шәһәрдән 133 заявка килгән булган. 

Грант иясе булу нәтиҗәсе — яңа 36 нчы сезонда 3 спектакль сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарий белән тәэмин ителде. Болар Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр», «Гөргөри кызын бирә» комедияләре һәм балалар өчен В. Лифшиц, И. Кичанованың «Мираликундия. Серле гиппопотам» әкияте. Начар күрүче һәм сукыр кешеләр билгеле бер көннәрдә театрга килеп, спектакльләрне башкалар белән беррәттән «карый» алачак. 

Бу спектакльләрне тифлокомментарий белән тәэмин итү өстендә югары категорияле тифлокомментатор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлүсә Закирова эшләде. Ул, Казаннан килеп, тифлокомментарий да ясаячак. 

1 октябрьдә Түбән Камада беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде! 9 октябрьдә булган «Әлдермештән Әлмәндәр» дә тифлокомментарийлы иде. 12 ноябрьгә «Гөргөри кызын бирә», 20 ноябрьгә «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясе планлаштырылган. 

Сукырлар, начар күрүчеләр һәм аларны озата килүче спектакльне бушлай карый алачак. 

Тифлокомментарийлы спектакльләр бер сезон гына бара. Алдагы 37 нче сезонда да бу эш дәвам итсен өчен яңадан Грант отарга кирәк. Шуңа күрә, булган мөмкинлектән кулланып калыгыз!

Рәзилә Насыйбуллина, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек җитәкчесе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев