Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанлыларны салымнарны вакытында түләмәгән өчен пени саналу турында искәрттеләр

Бурыч булуын РФ Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинетта яки «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасында тикшерергә мөмкин.

3 декабрьдән билгеләнгән срокларда салымны түләмәгән гражданнар бурычлы булып санала. Срогы чыккан һәр көн өчен аларга пени исәпләнә, дип искәрттеләр Федераль салым инспекциясенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Шулай итеп, бурыч күләме көн саен арта. Бу транспорт чаралары һәм җир кишәрлекләренә мөлкәт салымына кагыла. Моннан тыш, салымны суд тәртибендә түләткәндә, бурычлыга дәүләт пошлинасын һәм бурыч суммасыннан 7 процент күләмендә башкару җыемын түләргә туры киләчәк. Әгәр гражданның банкларда хисаплары булса, кирәкле сумма суд карары буенча алардан алынырга мөмкин.

Бурычны суд акты нигезендә эш бирүче хезмәт хакыннан тотып кала ала.

Идарәдә искәртелгәнчә, түләнмәгән салымнары булган бурычлыны Россиядән читкә чыгармаска мөмкиннәр. «Татарстан халкы салым бурычы булу дәүләт хезмәтләрен куллануга киртә була алуын аңлавы мөһим», — диелә хәбәрдә.

Бурыч булуын РФ Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинетта яки «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасында тикшерергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев