Татарстанлыларны балаларны квадроцикл руле артына утырткан өчен җәза турында кисәттеләр
Квадроциклда һәм кар автомобилендә еллык техник тикшерү узмаган килеш йөргән өчен штраф бәясе 500-1000 сум булачак.
Квадроциклда таныклыксыз йөргән өчен 5-15 мең сум штраф, ә мондый төр транспорт чарасы белән балага идарә итәргә биргән өчен 30 мең сум штраф каралган. Бу хакта «Татар-информ» белән әңгәмәдә ТР Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Кадыйров искәртте.
«Бүгенге көндә квадроцикл, кар автомобиле — арзанлы техника түгел. Багги якынча 8 миллион сум тирәсе тора, квадроцикл бәясе ярты миллион сумнан да ким түгел, мотоцикл — ярты миллион сум һәм аннан да кыйммәтрәк. Әгәр кеше мондый техника сатып алган һәм кагыйдәләрне боза икән, димәк, ул моның өчен штраф түләрлек хәлдә», — дип билгеләде ул.
Квадроциклда һәм кар автомобилендә еллык техник тикшерү узмаган килеш йөргән өчен штраф бәясе 500-1000 сум булачак, ә мотошлемсыз йөрүчеләрдән 1 мең сум күләмендә штраф түләтеләчәк, дип өстәде Рәдис Кадыйров.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев