Татарстанга салкынча һава торышы килә
Бүген көндез явым-төшем ихтималы зур түгел.
Бүген атмосфера фронты Татарстанда температура фонын төшерә. Бу хактагы мәгълүмат ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.
Бүген көндез явым-төшем ихтималы зур түгел. Төнлә һава температурасы +6..+11 градус булса, көндез төбәк территориясенә төньяк киңлекләрдән салкынрак һава киләчәк. Нәтиҗәдә термометр баганалары +14..+19 градустан югары күтәрелмәячәк. Көндез җил төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәр, дип фаразлана.
Чәршәмбе, 10 сентябрьдә, атмосфера басымы югары булу сәбәпле, явым-төшем ихтималы аз. Төнлә +4..+9 градуска кадәр салкынайта. Көндез һава температурасы +16..+21 градуска кадәр җылыначак.
Пәнҗешәмбе, 11 сентябрьдә, республика аша бераз яңгырлы атмосфера фронты уза. Төн болытлы һәм бераз җылырак — +6..+11 градус булачак. Көндез +14..+19 градус була.
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстанда антициклональ һава торышы көтелә. Төнлә һава +3..+8 градуска кадәр суыначак. 12 сентябрьдә көндез һава +13..+18 градуска кадәр җылына, ә ял көннәрендә +15..+20 градуска кадәр җылы була, дип көтелә.
Гомумән алганда, уртача тәүлеклек температура нормага якын булачак, дип нәтиҗә ясадылар ТР Гидрометеорология үзәгендә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев