Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанга яңа салкыннар дулкыны килә: 9 майда кырау һәм кар көтелә

Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан аңлашыла.

Агымдагы атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак, республикага чираттагы салкыннар дулкыны килә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан аңлашыла, дип яза «Татар-информ».

Сишәмбе — 7 майда — көндез төбәктә һава торышын чираттагы көнбатыш циклоны билгели башлый. Яңгырлар көтелә. ТР төньягында урыны белән юеш кар белән яңгырлар явачак. Һава 6..11 градуска кадәр җылыначак. Ә көньяк районнарда +16 градуска кадәр үк.

Чәршәмбе төнендә, 8 майда, һава температурасы +3..+8 градуска кадәр, Татарстанның көнчыгышында +12 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары +7..+12 градуска кадәр күтәрелә. Көнчыгыш районнарда циклонның җылы секторы ярдәмендә һава кыска вакытка хәтта 15..20 градуска кадәр җылына. Атмосфера фронтлары узганда вакыт-вакыт яңгырлар көтелә. Алар урыны белән яшенле булачак. Көчле җил 18-23 м/с кадәр көчәячәк.

Пәнҗешәмбе, 9 майда, салкын атмосфера фронты узганнан соң, республика территориясенә кабат төньяк һавасы килә. Бу янәдән температура фоны төшүенә китерәчәк. Тәүлекнең караңгы вакытында 0..+2 градуска кадәр суыта. Һавада һәм туфракта урыны белән 0..-3 градуска кадәр туңдыруы ихтимал. Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы 4..9 градустан артмаячак. Шул ук вакытта яңгыр һәм юеш кар кебек кечкенә явым-төшемнәр була. Көндез җил 15-18 м/с кадәр көчәячәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга, 10 майда, Татарстанда циклонның тыл өлеше йогынтысы аркасында салкын һава торышы сакланачак (төнге сәгатьләрдә — 0..-3, көндезге сәгатьләрдә +4..+9 градуска кадәр). Кайбер урыннарда бераз явым-төшем булырга мөмкин. Шимбә, 11 майда, көндез +10..+15 градуска кадәр җылыта. Шул ук вакытта кечкенә яңгырлар фаразлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев