Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда җылы һава торышы саклана, әмма якшәмбегә яңгыр килә

Көндез температура тотрыклы рәвештә +25..+30 градуска җитә.

Көньяк перифериясе Татарстан территориясен колачлаган көчле антициклон йогынтысында төбәктә коры һәм аномаль җылы һава торышы урнашты. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, көндез температура тотрыклы рәвештә +25..+30 градуска җитә, шул ук вакытта уртача тәүлеклек күрсәткечләр климат нормасыннан 3-4 градуска югарырак.

1 августта һава торышы шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк. Явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә температура +10..+15 градус була (республиканың көнбатыш районнарында +19 градуска кадәр булырга мөмкин). Көндез һава +26..+31 градуска кадәр җылына.

Ял көннәренә һава торышы акрынлап үзгәрә башлаячак. Температура фоны югары булып калуга карамастан (төнлә +14..+20 градус, көндез +27..+32 градус), явым-төшем яву ихтималы артачак.

Шимбә, 2 августта, төнлә явым-төшем көтелми. Әмма көндез, атмосфера фронтлары якынлашу сәбәпле, республиканың көнбатыш районнарында урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булу ихтимал. Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Якшәмбе, 3 августта, метеорологлар яшен активлыгы артуын, кыска вакытлы явым-төшем булуын һәм җил секундына 20 метрга кадәр көчәюен фаразлый. Бу көньяк-көнбатыш циклонның фронталь өлешләре килү белән бәйле була.

Якынча фаразларга караганда, киләсе атна башында Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана: урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә, шул ук вакытта көндезге температура +27..+32 градус чикләрендә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев