Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда салкынайта

Якшмәбе −2..+3 градус көтелә.

Алдагы көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрүе көтелә. Бүген республикада бераз яңгыр һәм тизлеге секундына 15-18 метр булган җил фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте кисәтә.

12 апрельдә төнлә һава температурасы +5..+10 градус һәм көндез +14..+19 градус.

Шимбә төбәктә бераз яңгыр һәм һаваның салкынаюы фаразлана. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, ә көндез +8..+13 градус көтелә.

Якшәмбе төнлә тагын да салкынайта — һава температурасы −2..+3 градус, әмма көндез +9..+14 градус була.

Якынча фаразлар буенча, атна башында яңгыр көтелә. Дүшәмбе, көндез һава температурасы якынча +10..+15 градус булачак.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, якындагы декадада Татарстанда һава температурасы нормадан 4 градуска югары булачак. Төбәктә ул +5,9 градус тәшкил итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев