Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда пенсия алды яшендәгеләр өчен ташламалар билгеле

Татарстанда пенсия алды яшендәгеләр хезмәт ташламаларына дәгъва итә ала.

Мондый ярдәм чаралары пенсиягә чыгарга ниятләгән кешеләрнең хокукларын яклауга юнәлдерелгән. Татарстанда пенсия алды яшендәгеләргә нинди ташламалар булуы турында «Татар-информ» хәбәр итә.

— килештермичә эштән азат итү мөмкин булмау

Эш бирүче пенсия алды яшендәгеләрне профсоюз яки хезмәт инспекциясенең тиешле рөхсәтеннән башка эштән чыгара алмый, хәтта компания штатны кыскарткан очракта да. Әгәр әлеге кагыйдә бозылса, хезмәткәр судка бирергә һәм эш урынына кайтаруны, шулай ук компенсация түләүне таләп итәргә хокуклы.

— өстәмә ике көн ял итү

Пенсия алды яшендәгеләр үзләре теләгәнчә өстәмә ике көн ял алырга хокуклы. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу ике көн өчен түләнмәячәк.

— эш бирүче хисабына укулар узу

Пенсия алды яшендәге татарстанлылар эш бирүче хисабына квалификация күтәрү яисә яңадан һөнәри әзерлек узарга мөмкин. Ярдәмнең мондый чарасы әлеге категория гражданнарга хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтлелекне саклап калуда ярдәм итәргә тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев