Татарстанда метеорологик җәй инде бу атнада җомга көнне үк башланырга мөмкин
Метеорологик җәй тәүлеклек уртача температура 15 градустан узып киткәч җитә.
Бу җомгада, 16 майда, Татарстанда метеорологик җәй башланырга мөмкин. Бу хакта КФУның Экология, биотехнологияләр һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сөйләде дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.
Шул ук вакытта галим искәрткәнчә, метеорологик җәй тәүлеклек уртача температура 15 градустан узып киткәч җитә.
Юрий Переведенцев язгы күчеш чорында һава торышы шартлары тотрыклы булмаска мөмкин, дип әйткән. Бүген Татарстан Россиянең Европа өлешен тулаем биләп алган циклонның актив зонасында була. Аның атмосфера фронтлары йогынтысында мул явым-төшемнәр көтелә, дип аңлаткан галим.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, алдагы көннәрдә айлык явым-төшем нормасының яртысы диярлек яварга мөмкин, республикада көчле яңгырлар, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. «Яшенле яңгыр — куркыныч күренеш булып санала, көчле яңгыр да — уңай күренеш түгел», — дигән метеоролог.
Моңа кадәр, майның беренче яртысында да, Казанда явым-төшем күп булды, климатик норма тулган инде. Башкалада ике атна буе диярлек температура климатик нормадан түбән булды, диде Переведенцев.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев