Татарстанда киләсе атнада бераз яңгыр яварга мөмкин
Татарстан төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронтлары йогынтысына дучар була.
Татарстанда узган тәүлектә югары атмосфера басымы йогынтысында уртача җылы һава явым-төшемсез һава торышы сакланды. Төнлә һәм иртән урыны белән томан күзәтелде. Көндез иң югары һава температурасы +19..+23 градуска җитте. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 19 сентябрьдә, антициклон тәэсире сакланачак. Көчле явым-төшем көтелми, төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы ихтимал. Төнлә минималь температура +3..+8 градус, көнбатыш районнарда +12 градуска кадәр җылы булачак. Көндез һава температурасы +18..+23 градуска кадәр күтәрелә.
Антициклон көнчыгышка киткәч, ял көннәрендә, 20 һәм 21 сентябрьдә, Татарстан төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронтлары йогынтысына дучар була. Бераз яңгыр яварга мөмкин. 21 сентябрьдә көндез җилнең тизлеге секөндына 15-18 метрга кадәр көчәюе фаразлана. Төнлә һава температурасы +6..+12 градус, көндез +16..+22 градус булачак.
Татарстан Гидрометүзәгенең якынча фаразына караганда, 22 һәм 23 сентябрьдә республика кабат антициклонга эләгәчәк. Бу чорда сизелерлек явым-төшем көтелми, ә һава температурасы акрынлап күтәрелә. 22 сентябрьдә көндез +18..+23 градус, 23 сентябрьдә +23..+ 28 градуска кадәр күтәреләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев