Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда кемнәр 2002 елга кадәрге эш стажы өчен пенсиягә өстәмә түләү алачагы билгеле

2002 елга кадәр булачак пенсияне исәпләгәндә, төп күрсәткеч булып гражданның хезмәт стажы санала иде. Әмма реформадан соң пенсия белән тәэмин итүнең иминият моделе кертелде

2002 елга кадәр хезмәт стажы булган татарстанлыларга пенсиягә чыкканда пенсия тупланмаларын валоризацияләячәкләр яки, башка сүзләр белән әйткәндә, яңадан бәяләячәкләр. 

Пенсияләрне валоризацияләү
2002 елга кадәр булачак пенсияне исәпләгәндә, төп күрсәткеч булып гражданның хезмәт стажы санала иде. Әмма реформадан соң пенсия белән тәэмин итүнең иминият моделе кертелде. Шул вакыттан бирле пенсия күләме эшләгән еллар санына гына түгел, эш бирүче Россия Пенсия фондына (хәзер — Россия Социаль фонды) җибәреп барган иминият кертемнәре суммасына да бәйле. Ягъни булачак пенсия түләүләренең күләме турыдан-туры хезмәт хакы дәрәҗәсенә бәйле була башлады.

2002 елдан бирле эш бирүчеләр хезмәткәрнең салым салына торган кеременең 22 процентын аның шәхси пенсия счетына күчереп барырга тиеш. Димәк, хезмәт хакы никадәр югарырак булса, иминият түләүләре шулкадәр күбрәк һәм пенсия күләме шулкадәр зуррак була. 2002 елдан 2014 елга кадәрге чорда кертемнәр реаль күләмдә исәпкә алынды, ә соңрак пенсия баллары системасы кертелде.

2002 елга кадәр бу кагыйдәләр кулланылмау сәбәпле, алдагы еллардагы пенсияләр сизелерлек дәрәҗәдә азрак булып чыкты. Моны компенсацияләү өчен пенсия хокукларын валоризацияләү үткәрелде: 2002 елга кадәр эшләгән кешенең пенсия капиталы 10 процентка арттырылды.

Шулай ук «совет стажы» — 1991 елга кадәрге хезмәт стажы аерым исәпкә алына. Бу чордагы һәр тулы елы өчен пенсия өстәмә рәвештә 1 процентка арта.

Шул ук вакытта искәрмәләр дә бар. Валоризация түбәндәге категорияләргә кагылмый:

  • дәүләт пенсия түләве белән бергә социаль түләүләр алучы гражданнарга;
  • хәрби пенсионерларга һәм аларга тиңләштерелгән затларга, шул исәптән Эчке эшләр министрлыгы һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәте хезмәткәрләренә.

Пенсияне исәпләү мисалы
Әйтик, Татарстанда яшәүче граждан 1985 елдан бирле эшләгән, ди. Аңа 25 мең сум пенсия билгеләгәннәр.

2002 елга кадәрге стажы өчен аңа пенсия күләменең 10 процентын өстәячәкләр, бу 2500 сум тәшкил итәчәк.

Шулай ук совет чорында эшләгән һәр ел өчен 1 процент = 1500 сум өстәләчәк.

Нәтиҗәдә гражданның пенсиясе күләме 25000 + 2500 + 1500 = 29 мең сум булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев