Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда Иделдәге беренче яхта курортына 2 29,4 млрд кертәчәкләр

Татарстанда «Казан марина» яхта курортына инвестицияләр күләме 3,3 млрд сумга арткан һәм 29,4 млрд сумга җиткән.

Проектка, 30 яхталы маринадан тыш, яр буе һәм 1,2 мең номерлы кунакханәләр керәчәк.

Татарстанның Лаеш районында барлыкка киләчәк «Казан марина» проектына 29,4 млрд сум акча кертеләчәк. Бу хакта Мәскәүдә инвесторларның эшлекле очрашуында Татарстан туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

Объект Иделдә 300 яхтага исәпләнгән тулы цикллы беренче марина булачак. Транспорт мөмкинлеге төп өстенлекләрнең берсе булачак, Казаннан бару вакыты бер сәгать тәшкил итәчәк, дип хәбәр иттеләр туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.

Проект 72 гектар территорияне биләячәк. Инфраструктура үз эченә:

  • 300 яхтага марина һәм 500 судно өчен сервис;
  • 5 чакрым озынлыктагы төзекләндерелгән яр буе;
  • 1,2 мең номерга 3-4* кунакханә;
  • СПА-комплекслар, барлар, рестораннар һәм пляж клублары;
  • күзәтү мәйданчыгы булган маяк, балалар һәм спорт үзәкләре, вакыйгалар киңлекләрен алачак.

Элегрәк проект бюджеты 26,1 млрд сум тәшкил итәчәк дип уйланган иде. Шулардан туристлык инфраструктурасына 16,9 млрд сум, тәэмин итүчегә 9,2 млрд сум сарыф итәргә планлаштырганнар.

Июль аенда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Казан марина» курорты өчен проект-эзләнү эшләре башланган. Проектны гамәлгә ашыру, планнар буенча, 2 мең эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм елына 620 мең кунак туристлар агымын тәэмин итәчәк. Курортның барлык объектларын 2028 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

«Казан марина» курортына 5,8 км озынлыктагы юл салыначак. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе сентябрьдә Дәүләт сатып алулары сайтында төзелеш алдыннан проект-эзләнү эшләрен уздыруга тендер бастырган иде. Контракт бәясе 13,7 млн сум тәшкил итә. Эшне 2026 елның 1 декабренә кадәр төгәлләргә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев