Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда яшь педагогларга стимул түләвен 10 000 сумга кадәр арттырырга планлаштыралар

Үзгәрешләр рәсми басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керер дип планлаштырыла.

Татарстанда яшь педагоглар өчен айлык стимул өстәмәсен 2 510 сумнан 10 000 сумга кадәр арттыру планлаштырыла. Татарстан Министрлар Кабинетының бу карар проекты республиканың коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе сайтында чыкты.

Проект нигезендә яңа түләүләр муниципаль белем бирү оешмалары педагогларына, шулай ук республика хакимият органнары карамагындагы ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен дәүләт оешмаларында эшләүче белгечләргә кагыла.

Документ өстәмә түләүләр бирү тәртибен төгәлләштерә, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен дә кертеп, мәгариф оешмалары исемлеген киңәйтә һәм финанслау гамәлгә ашырыла торган органнар исемлеген яңарта.

Үзгәрешләр рәсми басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керер дип планлаштырыла, алар 2025 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә карата гамәлдә булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев