Татарстанда яшь парлар туй үткәрүгә 100 мең сум ала алачак
Ел ахырына кадәр 80 пар ярдәм ала ала.
Татарстанда яшь гаиләләр өчен туй үткәрүгә 100 мең сум күләмендә грант барлыкка килде. Бу хакта республика Министрлар кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.
«Без яшь парларга ярдәм итәргә әзер. Татарстан Рәисе [Рөстәм Миңнеханов] әлеге проектны хуплый. Мин үзем кәләш булдым һәм туйның күпме торганын беләм. Мин менә хыялланган туйны үткәрә алмадым, ә без бу көннең яшьләрнең исләрендә калуын һәм тормышта иң мөһиме булуын телибез», — дип белдерде ул.
Түләүне яшьләре 35 тән артмаган һәм республикада өч елдан артык яшәгән парлар ала алачак. Ел ахырына кадәр 80 пар ярдәм ала ала. Моның өчен гариза тутырырга, видеовизитка куярга һәм әңгәмә узарга кирәк. Министр урынбасары сүзләренчә, бөтен бу процесс 15 минуттан да артык вакытны алмый.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев