Татарстанда яңа туган балаларга кушу өчен исемнәр туплыйлар
Татарстанда туу турында таныклык алганда ата-аналар исемнәрне мәгънәләре буенча сайлый һәм гаризаларны татар телендә дөрес тутыра алсын өчен исемлек төзиләр.
Бу план турында Татарстан Министрлары Кабинетының ЗАГС идарәсендә Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков белән очрашуда фикер алыштылар, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Исемнәрне идарә сайтында актуальләштерү өчен ИЯЛИ һәм Казан Федераль Университеты тикшеренүчеләре, Татарстан ЗАГС идарәсе бүлекләре башлыклары, Татарстан цифрлы үсеш министрлыгы һәм Татарстан китап нәшрияты вәкилләре белән очрашу үткәрергә килештеләр.
Моннан тыш, Илгиз Халиков һәм ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова китаплар да алмашты.
Идарәнең рәсми сайтында «ЗАГС хезмәтләре» бүлегендә инде хәзер үк ИЯЛИ тарафыннан эшләнгән һәм Татарстан Фәннәр академиясе президиумы тарафыннан хупланган шәхси исемнәр, әти исемнәре һәм фамилияләрнең татар-рус сүзлеге урнаштырылган.
Шулай ук быелның февралендә үк Дәүләт Думасында балалар өчен стандарт булмаган исемнәрне чикләү турында закон проекты әзерләүләре хәбәр ителгән иде. Соңрак дәүләт хезмәтләре порталында балаларга исем сайлау буенча сервисны эшләтеп җибәрергә тәкъдим иттеләр.
Традицион гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гаиләләргә булышуның һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклауның өстенлекле булуын берничә мәртәбә әйтте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев