Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда Яңа ел өстәленең уртача бәясе аталды

Бәяләр бер елда 1 мең сумга арткан.

Хәзер Татарстанда яшәүчеләргә бәйрәм өстәле әзерләү өчен якынча 9 мең сум акча кирәк була. Бу хакта «Вести Татарстан» хәбәр итә.

Яңа ел өстәленә сатып алына торган азык-төлек продуктлары җыелмасы ел саен бер үк төрле. Монда, кагыйдә буларак, кайнар ризыклар өчен продуктлар — күпчелек очракта тавык ите һәм бәрәңге, шулай ук яшелчәләр, телемләп киселгән сыр һәм ит тәлинкәләре, кабымлык — уылдык һәм шпрот белән бутербродлар һәм тарталеткалар, шулай ук җиләк-җимешләр һәм салатлар керә.

Моннан тыш, күпчелек очракта бәйрәм өстәле спиртлы эчемлекләрсез булмый. Аларның бәясе бер елда 50 сум һәм аннан да күбрәккә арткан. Сок һәм минераль су бәясе 11 процентка арткан. Яңа елны ресторан яки кафеда бәйрәм итү бер кеше өчен уртача 3 мең сумга төшә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев