Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә температура −8 градустан да түбән төшмәячәк
Декабрь быел да узган елдагы кебек аномаль булды.
Декабрь аенда Татарстанда температура −8 градустан да түбән төшмәячәк. «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Сергей Захаров бүген Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».
«Кызганыч, декабрь быел да узган елдагы кебек аномаль булды. Декабрь ахырында температура −6..-8 градус тәшкил итәчәк. Яңа елга төгәлрәк фаразны 26 декабрь тирәсендә сайтта карагыз», — диде Сергей Захаров.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев