Татарстанда ял көннәрендә +17 градуска кадәр җылытачак
Явым-төшем көтелми.
Ял көннәрендә Татарстанда кояшлы һәм явым-төшемсез һава торышы урнашачак, дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Фобос» үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец.
«Шимбә көндез һава +10...+15 градуска кадәр җылыначак, төнлә температура +1...+5 градус булачак», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Якшәмбе көнне, аның сүзләренчә, республикада тагын да җылырак булачак.
«Иртән температура +1...+ 6 градус булачак, ә көндез һава кояш һәм көньяк җилләре исәбенә +12...+17 градуска кадәр җылыначак», — дип өстәде Тишковец.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев