Татарстанда һава +26 градуска кадәр җылыначак
Җомга көнне бераз явым-төшем булырга мөмкин.
Чәршәмбе, 17 майда, Татарстанда болытлы, әмма явым-төшемсез һава торышы көтелә. Кайбер урыннарда җилнең секундына 16 метрга кадәр көчәюе ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы +5..+10 градус, ә көндез +21..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Татарстан синоптикларының фаразлары буенча, җылы һава торышы өч көн дәвам итәчәк, җомга көнне бераз явым-төшем булырга мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев