Татарстанда эшләүче пенсионерлар ташламаларга исәп тота ала
Ташламалар турында тулырак аңлатабыз.
Татарстанда рәсми рәвештә эшләүче пенсионерлар берничә төп өстенлеккә ия:
Налог ташламасы. Торак сатып алганда яки төзегәндә, эшләүче пенсионер милеккә салым чигерүенә исәп тота ала.
Ял режимы иреге. Эшләүче пенсионер үзенең ял вакытын эш бирүче белән киңәшеп, үзенә уңайлы вакытта ял ала ала. Шулай ук, эштән китәргә теләгәндә, ул стандарт ике атналык отработканы үтәмичә хезмәт килешүен өзә ала.
Пенсияне индексацияләү. 2025 елдан башлап, эшләүче пенсионерларның пенсияләре дә һәр ел индексацияләнәчәк. Ягъни, аларның иминият түләүләре инфляция дәрәҗәсенә карап артачак.
Мәһим! Әгәр пенсионер эштән туктаса, аңа эшләгән чоры өчен төшереп калдырылган барлык индексацияләрне исәпкә алып, яңадан исәпләнгән тулы пенсия биреләчәк. Ләкин яңа пенсия эштән киткән айдан соң килә торган айда гына биреләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев