Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда чит илдән кертелгән сарымсакта куркыныч корткыч тапканнар

Лаборатор тикшеренүләр авыл хуҗалыгына куркыныч тудыручы тереклеккә сәләтле затлар булуын раслаган.

Агросәнәгать комплексы продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү Федераль үзәге белгечләре Кытайдан кайтартылган 21,5 тонна яңа сарымсак партиясендә корткыч — томат трипсы барлыгын ачыклаганнар.

Лаборатор тикшеренүләр авыл хуҗалыгына куркыныч тудыручы тереклеккә сәләтле затлар булуын раслаган.

Евразия икътисадый берлегенең карантин объектларының бердәм исемлегенә кертелгән томат трипсы киң полифаг һәм вируслар йөртүче булып санала. Әлеге корткыч помидор, кузаклы культуралар һәм декоратив үсемлекләрне дә кертеп, 80 дән артык үсемлек төренә зыян китерергә сәләтле.

Продукция хуҗалары белән килештереп, алга таба кабат экспертиза ясап, бөтен партияне зарарсызландыру турында карар кабул ителгән. 

Бу агымдагы елда Татарстанда Кытай продукциясендә зарарлы организм табуның беренче очрагы. Мәгълүмат тиешле чаралар күрү өчен Россельхознадзорга тапшырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев