Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда бу атнада яңгырлы һава торышы урнашачак, төнге температура +3кә кадәр төшәчәк

Татарстанда сишәмбедән соң температура төшәчәк, дип фаразлый республиканың Гидрометеоүзәге.

Иң көчле явым-төшем 23 апрельдә булачак. Атмосфера фронты үткән урыннарда яшенле яңгырлар булырга мөмкин, локаль рәвештә боз явуы ихтимал. Җил 15-20 м/с, көндез урыны белән 23 м/с кадәр көчәя. Көндез элеккечә эссе булачак: +23дән +28гә кадәр.

Чәршәмбе, 24 апрельдә, атмосфера фронтының йогынтысы сакланачак. Төнлә ТРның күпчелек өлешендә яңгыр явачак, көндез көнчыгыш районнарда явым-төшем дәвам итәчәк. Яңгырлар, яшен, боз, көчле җил кабат булырга мөмкин. Сизелерлек салкынайта. Төнлә температура +8..+13 градуска кадәр төшәчәк, көндез +20дән югары түгел.

25 апрельдә циклонның арткы өлешендә кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә температура +3..+8гә кадәр төшәчәк, көндез һава +14..+19 градуска кадәр җылыначак.

ТР Гидрометеоүзәге фаразынча, җомга, 26 апрельдә, явым-төшем туктый, шимбә көнне урыны белән кыска вакытлы яңгыр ява. Көндез температура +16..+21 градус тәшкил итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев