Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда 25 апрельдән балык тоту тыела

Балыкчылык буенча федераль агентлык, язгы уылдык чәчү чорында, сулыкларда балыклар санын саклап калу мөһимлеген искәртә.

25 апрельдән 5 июньгә кадәр, балыкларның уылдык чәчү чорында, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары һәм аларга коя торган елгаларда балык тоту тыела. 

Искәрмә рәвешендә генә, уылдык чәчү урыннарыннан тыш, яр буеннан бер калкавычлы кармак яисә кармаклар саны икедән артмаган «донка» белән балык тотарга рөхсәт ителә. Төрле йөзү чараларында, көймәләрдә күрсәтелгән чорда, балык аулау (тоту) кораллары йөртү дә тыела.

Балыкчылык буенча федераль агентлык, язгы уылдык чәчү чорында, сулыкларда балыклар санын саклап калу мөһимлеген искәртә. Ресурсларны законсыз тоту очракларын кисәтү максатыннан, бүлекнең дәүләт инспекторлары, Татарстан Республикасының балык хуҗалыгы әһәмиятендәге сулыкларында кизү торуны көчәйтәчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев