Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда 1 июльдән бюджет хезмәткәрләренең эш хаклары арта

ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады.

Татарстанда 2024 елның 1 июленнән «Бюджет өлкәсендә эшләүченең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре» нә кермәгән бюджет тармагы хезмәткәрләренең айлык вазифаи окладлары арта. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады, дип яза «Татар-информ».

Әйтик, аерым бюджет оешмасының структур бүлекчәсе җитәкчесе секретареның оклады 1,05 тапкыр — 13 323 сумга кадәр күтәрелә. Бу сумма җитәкчеләр, белгечләр һәм шундый оешмаларның башка хезмәткәрләренең айлык окладларын исәпләү өчен кулланыла. Чагыштыру өчен, 2023 елның 1 гыйнварыннан ул 12 688 сумга тигез иде.

Моннан тыш, мондый оешмаларда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары күләме дә үзгәрә — вазифаи окладның 15 проценты урынына ул 1 июльдән 37 процентка кадәр күтәрелә.

«Әлеге карар 2024 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк», — диелә документта.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев