Татарстан сулыкларында суга батучылар саны арткан
Коткаручылар ел башыннан судан 17 кешене чыгарган, шуларның өчесе — балалар.
2025 ел башыннан Татарстанда су объектларында суга батуның 27 очрагы теркәлгән, бу 19 кешенең үлеменә китергән. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларында куркынычсызлык бүлеге башлыгы Регина Гаязова хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, узган елның шул ук чорында 13 кеше баткан. Фаҗигаләрнең төп сәбәбе очраклы рәвештә суга төшү: шуның аркасында 10 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган.
Коткаручылар ел башыннан судан 17 кешене чыгарган, шуларның өчесе — балалар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сулыкларда сак булырга кирәклеген искә төшерә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев