Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстан Рәисе ярдәмчесе Түбән Камада «Беренчеләр хәрәкәте» штабының ремонт барышын бәяләде

Тимур Сөләймановка объект буенча экскурсия уздырдылар һәм башлангыч дизайн-проектны тәкъдим иттеләр.

Түбән Камада Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сараенда капиталь ремонтның икенче этабы актив бара. Нәкъ менә шунда «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар штабы урнашачак.

Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов, Түбән Камада эш сәфәрендә булып, ачылуга әзерләнүче «Беренчеләр йорты»ндагы эшләрнең барышын карады. Тиздән бина тирәсендә чәчәк түтәлләре, велосипед юллары һәм яктырту белән Үзәк променад барлыкка киләчәк.

«Элек бик зур проблема бар иде: балалар караңгыда, юл буйлап йөри иде. Ике программаны — юл төзелеше һәм променадны берләштерү нәтиҗәсендә без бу мәсьәләне хәл иттек. Өстәвенә, парковкалар, уң якта һәм тирә-якта керү юлларын, якын килү юлларын төзекләндерәбез», — дип сөйләде Түбән Кама мэры Радмир Беляев.

Тимур Сөләймановка объект буенча экскурсия уздырдылар һәм башлангыч дизайн-проектны тәкъдим иттеләр. Ремонттан соң хореография заллары һәм вокаль-инструменталь студияләр эшен дәвам итәчәк. Креатив студияләр өчен билгеләнгән икенче кат киберкиңлекне, компьютер дизайны остаханәләрен һәм медиаклассларны үз эченә алачак. Үзәкне «Беренчеләр йорты» дип атарга булдылар, шул ук вакытта күренекле кеше Илдус Садыйков исемен саклап калдылар. 300 урынга исәпләнгән зур залны заманча кондиционер системасы белән җиһазландырачаклар.

Ремонтны тулысынча ноябрьгә төгәлләргә ниятлиләр. «Беренчеләр йорты» бөтенроссия хәрәкәтендә катнашучыларны берләштерүче республикада беренче объект булачак. Тимур Сөләйманов билгеләп үткәнчә, бу урын яшүсмерләрнең ялы һәм үсеше өчен уңайлы булган чын «йорт» булырга, балаларда дөрес кыйммәтләр формалаштырырга тиеш.

Түбән Кама педагогика көллиятендә җыелучылар булачак «Беренчеләр йорты»ның дизайн-проекты турында җентекләп фикер алышты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев