Татарстан Гидрометеорология үзәге якын көннәрдә кар явармы-юкмы икәнен сөйләде
Беренче кар төрле елларда төрлечә ява.
Татарстанда кайбер машина хуҗалары тәгәрмәчләрен алмаштыра башлаган. Әмма якын көннәрдә республикада кар көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Татарстанның кайбер төньяк районнарында, шаһитлар күзәтүләренә караганда, төнлә беренче кар яуган инде. Шулай ук Нурлат районында да кар күзәтелгән.
«Метеостанция Нурлат районында кар яуганын теркәмәгән, әмма район үзәгендә, шаһитлар мәгълүматларына караганда, бераз кар яуган. Беренче кар төрле елларда төрлечә ява. Әмма хәзер аномаль җылы һава торышы күзәтелә. Республикада якынча 17-19 ноябрьдә кар ятарга мөмкин. Бәлки, ике атнадан процесс үзгәрер», — диде Феликс Гоголь.
Аның мәгълүматлары буенча, уртача тәүлеклек температураның ноль градустан түбәнәю якын көннәрдә көтелми.
«Якындагы биш көндә кар көтелми», — дип ассызыклады Гоголь.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
                                                
                        
                    
            
Нет комментариев