Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татар чәкчәге Россия буйлап сәяхәт итүчеләрнең яраткан тәм-томы булуы ачыкланган

Сораштыруда катнашкан өч мең кешенең 15 проценты әлеге десерт өчен тавыш биргән.

Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт итүче туристларның яраткан тәм-томы татар чәкчәге булып чыккан. Сораштыруда катнашкан өч мең кешенең 15 проценты әлеге десерт өчен тавыш биргән. Сораштыру tutu. ru сервис тарафыннан үткәрелгән. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Сәяхәтчеләрнең яраткан тәм-томнары исемлегендә икенче урында — Тула прәннеге (8,87%). Лидерлар өчлеген Мәскәү конфеты (6,9%) яба.

Сораштыруда катнашучылар шулай ук Калининград марципанын (6,87%), чурчхела һәм рахат-лукумны (6,6%), ылыслы агачлар күркәләреннән кайнатманы (6,57%), Коломна кагын (6,17%), Петербург конфетларын (6,13%), кедр чикләвегеннән тәм-томнарны (4,63%) һәм шоколадка манылган җиләк-җимешләрне (4,6%) билгеләп үткән, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев