Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Субай урамында яшәүчеләрне нәрсә борчый?

Субай урамында хәзер меңгә якын кеше яши — бу 300гә якын йорт хуҗалыгы дигән сүз.

Муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев, комиссия белән бергә, Субай урамында булды. Анда яшәүчеләр күптән инде юлларны һәм канализация челтәрләрен ремонтлауны сорыйлар. 

«Бу мәсьәләләрнең системалы һәм этаплап хәл ителергә тиешлеген, аның өчен зур күләмдә акча кирәклеген барысы да яхшы аңлый. Ләкин ниндидер беренче адымнар ясалса, тиешле карарлар кабул ителсә, бу җирле халыкны тынычландырыр иде», — ди Елена Гатина. 

Бу ханым Субай урамында инде 20 елга якын яши икән. 2015 елда, төрле сәбәпләр аркасында, канализация системалары хуҗасыз калган, шул вакытта ук коллекторны томаларга туры килгән. Челтәрләргә юньләп хезмәт күрсәтелмәгәч, шәһәр үсә барган саен аларга йөкләнеш арткан. 

«Коммуналь челтәрләр инде тиешенчә эшли алмый. Шуның нәтиҗәсендә урамнарга, чокырларга агынты сулар тулды, урамнар буйлап «елгачыклар» ага башлады», — дип зарланды ханым. Радмир Беляев җирле челтәрләрне рәсмиләштерү һәм аларны кадастр исәбенә кую өчен күрсәтмә бирүе турында әйтте. 

«Әйе, Водоканал буенча планнар бар. Хәзер Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән бергә эшлибез, безгә үсеш стратегиясе белән шөгыльләнергә теләгән яхшы милекче кирәк», — дип аңлатты башкарма комитет җитәкчесе. 

Тагын бер кыен мәсьәлә — юлларның начар хәлдә булуы. Субай урамында хәзер меңгә якын кеше яши — бу 300гә якын йорт хуҗалыгы дигән сүз. Кешеләр шәһәрдә һәм сәнәгать зонасында хезмәт куя. Алар эшкә машиналарда йөри һәм, әлбәттә, яхшы асфальт юл — аларның күптәнге теләге. Башкарма комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә этаплап хәл итүне һәм смета төзүне таләп итә. Җаваплы кешеләр якын арада шул эшләр белән шөгыльләнәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев