Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар Татарстанга аномаль җылылык килүе турында сөйләде

Шимбә көндез +1 градуска кадәр җылыта.

Алдагы ялларда Төньяк Атлантика циклоны Татарстанга аномаль җылылык алып киләчәк. Әмма кыска вакытка гына җылытып алачак, инде киләсе атна башында ук салкыннар кире әйләнеп кайтачак. КФУ профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».

«Бу айның үзенчәлеге беренче декадада уртача тәүлеклек температураның 18,7 градус (климатик норма буенча −10-11 градус) тәшкил итүенә кайтып кала. Беренче декада бик салкын булды. Раштуа салкыннары үзен күрсәтте, ә Крещение салкыннары булмаячак. Алдагы көннәрдә Казанда җылы булачак, шимбә көндез +1 градуска кадәр җылыта», — диде ул.

Әмма кыска вакытка гына җылытып алачак. Инде алдагы дүшәмбедә үк безнең төбәккә Европадан чираттагы антициклон килә. Температура түбәнәя, кояш чыга, явым-төшем көтелми. Россия Гидрометеоүзәгенең якынча фаразлары буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе көндезге сәгатьләрдә Казанда һава температурасы −16 һәм −15 градус тәшкил итәчәк.

Искәртеп узабыз, 19 гыйнварда Татарстанда һава торышының кисәк начараюы аркасында кисәтү игълан ителде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев