Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар Татарстанда 15-19 мартта нормадан 4 градуска югарырак җылы һава торышы вәгъдә итә

Урыны белән бераз кар яварга мөмкин.

Алдагы өч көндә, 15-17 мартта, Татарстанда һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк, явым-төшемнәр көтелми, диелә республиканың Гидрометеоүзәге фаразында.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, төнлә температура −4..-9 градуска кадәр төшәчәк, түбән урыннарда аязганда −14 градуска кадәр. Ә көндез һава +6га кадәр җылынырга мөмкин.

Җомга көнне 15 м/с кадәр җил көтелә.

Гомумән алганда, бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура нормадан 3-4 градуска югарырак булачак. Мондый һава шартлары карның салмак эрүенә ярдәм итә, дип билгеләп үтә метеорологлар.

ТР Гидрометеоүзәге фаразлавынча, киләсе атна башында, 18 һәм 19 мартта, урыны белән бераз кар явачак, ә температура фоны бу атнадагы кебек үк калачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев