Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар март аена һава торышы турында сөйләде

Шул ук вакытта бөтен язгы чорга һава торышын фаразлау иртәрәк булуын искәрттеләр.

Барлык Үзәк Россиядә март аенда кышкы һава торышы хакимлек итәчәк. Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерә.

Аның сүзләренчә, уртача киңлекләрдә беренче чын яз ае — ул апрель. Шул ук вакытта температураның +15 градуска кадәр күтәрелүе язның икенче аеның 15 числосыннан соң гына көтелә.

Ул шулай ук кыш ахырына кадәр мул кар явуы, эрүе һәм температураның сизелерлек төшү ихтималын да өстәде. Белгеч аңлатканча, кышның төрлелеге берьюлы берничә фактор —океан температурасы, стратосфера характеристикалары, шулай ук циркуляция индекслары белән бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә мартны «кышкы» дип санау кабул ителгән һәм календарь язның беренче көненнән җылы көтәргә кирәкми, дип яза «Татар-информ» «Известия» газетасына сылтама белән.

Шул ук вакытта Вильфанд бөтен язгы чорга һава торышын фаразлау иртәрәк булуын билгеләп үтте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев